Халыкара күршеләр көне (0+)

10 июнь көнне 6 нчы санлы китапханә Шишкин бульварында Автозавод, Вахитов, Мәскәү проспекты җирле иҗтимагый үзидарәләре оештырган бәйрәм программасында катнашты. Матур кояшлы көн бульварга бик күп гаиләләрне җәлеп итте. Һәркем кызыксынулары буенча үзенә шөгыль тапты. Эврика мәдәният үзәге, Яңа гасыр студиясе, Яз төркеме артистларының концерт номерлары тәкъдим ителде, аниматорлар эшләде. Китапханә хезмәткәрләре очрашуга әдәби викториналар һәм буккроссинг белән килде. 

День соседа 1
Викторина по творчеству А.С.Пушкина
День соседа
Это интересно
Буккроссинг

Александр Сергеевич Пушкин иҗаты төрле яшьтәге кешеләрне дулкынландырудан беркайчан да туктамый. Теләге булганнар бик теләп «Анда могҗизалар…» һәм «Мичкәдәге сораулар» викторинасынла катнашты. Китапларның матур тышлыклары үтеп баручыларны үзенә җәлеп итте, китап өемен шул сәгатьтә үк аралап алып бетерделәр.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: